Карта сайта

Выборы-2015

Предвыборная Программа Татарстанского регионального отделения Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» на выборах Президента Республики Татарстан
«ТАТАРСТАН - ТЕРРИТОРИЯ ВОЗМОЖНОСТЕЙ»

Татарстан – территория возможностей

Уважаемые татарстанцы!

Минувшее пятилетие было богатым на знаковые события. Благодаря успешно проведенной Универсиаде мы заявили о наших достижениях на весь мир и качественно преобразили нашу столицу.

Мы вместе радовались новым победам в спорте, достижениям в искусстве, вместе переживали боль утрат, нас безуспешно пытались разделить на религиозной и национальной почве, мы всем миром возрождали памятники прошлого – Свияжск и Булгар.

Мы вместе учились жить по-новому. Мы стали более сплоченными и сильными, опытными и амбициозными.

Татарстан благодаря поддержке Президента России, федеральных органов власти демонстрирует высокие темпы развития.

Наша республика в числе регионов-лидеров по темпам роста промышленного производства, сельского хозяйства, привлеченным инвестициям, строительству и внедренным инновациям.

Татарстан воспринимается зарубежным бизнесом как точка входа в российское экономическое пространство.

Гарантируя благоприятные условия для работы, мы создаем новые производства и рабочие места, новый продукт и новые налоговые отчисления.

За эти годы приток инвестиций в экономику удвоился. Каждый день мы собираем налогов и неналоговых платежей в бюджеты всех уровней более двух миллиардов рублей.

Развитие экономики приносит ощутимый эффект, реализуются масштабные социальные проекты.

Важнейшим условием успешной реализации всех наших программ являются политическая стабильность, межнациональное и межрелигиозное согласие.

Это плод кропотливой и слаженной работы всех уровней и ветвей власти, всех институтов гражданского общества.

Развитие экономики республики, ее социальной сферы происходит при деятельном участии Татарстанского регионального отделения Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ».

Главное богатство Татарстана – люди, которые добиваются намеченных целей, гордятся своими достижениями, не перестают учиться и стремятся к достойной жизни.

Наши цели

Мы заинтересованы в сильной Российской Федерации и выступаем инициаторами эффективного регионального развития. Как отметил Владимир Владимирович Путин, республика является одним из регионов-лидеров.

Наша программа направлена на развитие человеческого капитала как основы конкурентоспособности Татарстана, высшей ценности и ключевого смысла всей нашей деятельности.

Наши цели - развитие человека, создание условий для реализации его способностей и раскрытия потенциала, формирование комфортной среды для жизни вне зависимости от места проживания. Каждый человек должен найти применение своим умениям и талантам.

Растить таланты

Выявлять и раскрывать потенциал личности, творческие, технические или спортивные задатки необходимо с самых ранних лет.

Детский сад, школа, вуз – должны стать важными этапами формирования личности и профессионального будущего гражданина.

Приоритет будет отдан перспективным профессиям, востребованность которых продиктована развитием реального сектора экономики.

Одновременно мы продолжаем «точечную» работу по поиску и взращиванию талантов. На это нацелена республиканская программа «Стратегия управления талантами». Татарстан станет центром притяжения одаренной молодежи, где будут созданы все условия для её самореализации.

Уже сейчас к нам едут высокопрофессиональные специалисты из других регионов. Их идеи, знания и опыт работают на нашу республику. Татарстан и в дальнейшем будет укреплять свой статус региона, где хочется жить и работать.

Комфортная среда

2015-й год объявлен Годом парков и скверов. Уже в этом году мы сможем видеть обновленными многие общественные пространства, парки и скверы.

Мы обустроим прибрежные территории многочисленных рек и водоемов республики.

Татарстанцы должны чувствовать себя комфортно и в своем дворе, на детской площадке. Мы ставим себе задачу в предстоящие пять лет навести порядок на придомовых территориях.

Будут обеспечены дорогами с твердым покрытием все сельские населенные пункты. На развитие сельских территорий нацелены более тридцати программ, которые мы будем расширять.

Беречь каждого

Мы будем и дальше укреплять систему здравоохранения, развивать инфраструктуру для занятий массовым спортом, как основы качества жизни, активной деятельности и долголетия.

Республика - один из лидирующих регионов по темпам естественного прироста населения.

Наряду со строительством новых центров высокотехнологичной медицинской помощи, поставкой современного оборудования в клиники республики, будем приоритетно развивать систему первичной медицинской помощи, совершенствовать медицинскую помощь на селе.

Эффективно используя наследие Универсиады, мы продолжим строить новые спортивные объекты, обеспечивая их доступность как для городских жителей, так и для сельчан.

Благодаря комплексному развитию республики к 2020 году ожидаемая продолжительность жизни в Татарстане должна достичь 74-х лет.

 

Предпринимательство как способ самореализации

Это самодостаточные люди, которые работают не только на собственное благосостояние, но и дают работу другим. Нам ценно каждое вновь созданное предприятие, каждое новое рабочее место.

Мы продолжим развитие технопарков, бизнес-инкубаторов, индустриальных парков. К 2020 году промышленные площадки и парки будут созданы во всех муниципальных районах.

Мы будем поддерживать лидеров бизнеса, инноваторов, креативный класс - главных драйверов экономического развития.

Особое внимание будет уделено компаниям, генерирующим инновационный продукт, востребованный международными рынками.

Прямым следствием внедрения инноваций станет рост количества высокопроизводительных рабочих мест в экономике – к 2020 году их число достигнет 750 тысяч.

Безусловно, для того чтобы развиваться, мы должны быть самокритичны, видеть свои резервы, прислушиваться к науке.

Мы привлекли в свои ряды единомышленников - видных экспертов в сфере экономического и социального развития. «Стратегия социально-экономического развития Республики Татарстан до 2030 года» - документ - который прошел широкое обсуждение и обозначил наши главные цели.

«Стратегия-2030», в которой мы не просто заглядываем в свое будущее, но и формируем его, учитывает мировые тренды, специфику региона, его уникальное историко-культурное наследие.

Стратегия–2030 – смелая, но реалистичная заявка на развитие, заявка на успех.

***

Устойчивое, стабильное развитие страны, защита общегражданских интересов, повышение качества жизни людей, а также поддержка курса национального лидера – Президента России Владимира Путина, - принципиальная позиция Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» в Республике Татарстан.

Партия «ЕДИНАЯ РОССИЯ» видит свой гражданский и патриотический долг в решении программных задач под руководством Р.Н. Минниханова, поскольку это возможность повысить качество жизни в Республике Татарстан: в каждом сельском поселении, в каждом городе, в каждом районе.

Нам есть на что опираться. Наши преимущества – это:

  • мощная экономическая база, сформированная благодаря сохранению и развитию стратегических предприятий и уважению к инвесторам, которые приходят с желанием приложить силы в Татарстане;
  • сильные опытные кадры, потенциал которых базируется на постоянном обучении, максимально эффективном использовании полученных знаний;
  • консолидированная власть, в основе которой преемственность, нацеленность на результат и ответственность за принятые решения;
  • межнациональное и межконфессиональное согласие, имеющее вековые традиции.

Татарстан сегодня представляет собой территорию возможностей.

Мы вместе строим наше будущее!

Без Булдырабыз! Без Бергә!

 

Татарстан Республикасы Президентын сайлауда

«Бердәм Россия» партиясе Татарстандагы төбәк бүлегенең сайлау алды программасы

Татарстан – мөмкинлекләр җирлеге

Хөрмәтле татарстанлылар!

Үткән биш ел эчендә әһәмиятле бик күп вакыйгалар булды. Универсиаданы уңышлы үткәреп, казанышларыбызны бөтен дөньяга танытуга һәм башкалабызны тагы да күркәмләндерүгә ирештек.

Без барыбыз бергә спортта яңа җиңүләребезгә, сәнгатьтә яңа казанышларыбызга сөендек, югалтулар авырлыгын бергәләп кичердек. Безне дини һәм милли җирлектә аеруга юл куймадык, барыбыз бергә борынгы ядкәрләребез – Свияжск һәм Болгарны торгыздык.

Без барыбыз бергә яңача яшәргә өйрәндек. Без тагын да бердәм һәм көчлерәк, тәҗрибәле һәм тәвәкәлрәккә әйләндек.

Татарстан Россия Президенты, федераль хакимият органнары ярдәмендә югары темптагы үсешкә ирешеп килә.

Республикабыз сәнәгатьтә җитештерү, авыл хуҗалыгын үстерү, җәлеп ителгән инвестицияләр, төзелеш һәм гамәлгә кертелгән инновацияләр буенча – лидер төбәкләр исәбендә.

Татарстан чит илләр бизнесы тарафыннан Россия икътисадый киңлегенә үтеп керү ноктасы буларак кабул ителә.

Без, хезмәт өчен уңайлы шартларны гарантияләп, яңа производстволар һәм эш урыннары, яңа продуктлар һәм салым чигерүләре булдырабыз.

Шушы еллар эчендә икътисадка җәлеп ителә торган инвестицияләр күләме ике тапкыр артты. Көннең-көнендә барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга ике миллиард сумнан күбрәк күләмдә салым һәм салым булмаган түләүләр җыябыз.

Икътисадны үстерүнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек, киң колачлы социаль проектлар тормышка ашырыла.

Сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык барлык программаларыбызны уңышлы тормышка ашыруда иң мөһим шарт булып тора.

Бу – хакимиятнең барлык бас​кыч​ларының, барлык гражданлык җәм​гыяте институтларының тырыш хез​мәте нәтиҗәсе.

Республика икътисадын, аның социаль өлкәсен үстерү “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге катнашында тормышка ашырыла.

Татарстанның төп байлыгы – максатларына ирешүче, үз казанышлары белән горурланучы, белемнәрен өзлексез үстерүче һәм лаеклы тормышка омтылучы кешеләр.

Безнең

максатлар

Без Россия Федерациясенең көчле булуын телибез һәм төбәкне нәтиҗәле үстерү өчен тырышабыз. Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, республика лидер төбәкләрнең берсе булып тора.

Безнең программа, Татарстанның көндәшлеккә сәләте нигезе, иң югары кыйммәт һәм эшчәнлегебезнең төп мәгънәсе буларак, кеше капиталын үстерүгә юнәлдерелгән.

Безнең максатлар – кешене үс​терү, аның сәләтен һәм мөмкин​лекләрен тормышка ашыруга шартлар тудыру, кайда яшәвенә бәйсез рәвештә, һәр кешегә уңайлы тормыш мохите булдыру. Безнең һәркайсыбыз үзенең осталыгы һәм талантына кулланылыш табарга тиеш.

Талантлар

үстерергә

Балачактан ук кешенең иҗади, техник яки спортчы буларак мөм​кинлекләрен ачарга кирәк.

Балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты шәхесне формалаштыру өчен һәм гражданинның һөнәри ки​ләчәге өчен мөһим этапларга әй​ләнергә тиеш.

Икътисадның реаль секторын үстерү өчен кирәкле перспективалы һөнәрләргә өстенлек биреләчәк.

Без бер үк вакытта талантларны эзләү һәм үстерү эшен дәвам ит​терәчәкбез. “Талантлар белән идарә итү стратегиясе” республика программасы нәкъ шуңа юнәлдерелгән. Татарстан сәләтле яшьләрне үзенә тарту үзәгенә әйләнәчәк, биредә яшьләрнең тормышта үз урынын табуына барлык шартлар тудырылачак.

Безгә инде хәзер үк башка төбәкләрдән югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булган белгечләр килә. Аларның идеяләре, белеме һәм тәҗрибәсе безнең республика файдасына кулланыла. Татарстан алга таба да яшәү һәм эшләү өчен уңайлы булган төбәк статусын ныгытачак.

Уңайлы мохит

2015 ел Парк һәм скверлар елы буларак игълан ителде. Без инде быел ук күп кенә җәмәгатьчелек урыннарының, парк һәм скверларның яңартылу-төзекләндерелүен күрү бәхетенә ирешәчәкбез.

Без республиканың күп санлы елга һәм сулыклары яр буйларына ямь кертәчәкбез.

Татарстанда яшәүчеләргә ишег​алла​рында да, балалар мәйданчык​ларында да уңайлы булырга тиеш. Без алдагы биш елга йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү бурычын куябыз.

Барлык авыллар да каты түшәмәле юллар белән тәэмин ителәчәк. Утыздан артыграк программа авылларны үстерүгә юнәлдерелгән. Без аларны тагын да киңәйтәчәкбез.

Һәркемнең

сәламәтлегенә – игътибар

Без сәламәтлек саклау системасын алга таба да ныгытачакбыз, тормыш сыйфаты, актив эшчәнлек һәм озын гомер нигезе буларак, мас​сакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен спорт инфраструктурасын үстерәчәкбез.

Республика – халыкның табигый үсеш темплары буенча алдынгы тө​бәкләрнең берсе.

Югары технологияле яңа медицина ярдәме үзәкләрен төзү, республика клиникаларына заманча җиһазлар кайтару белән беррәттән, беренчел медицина ярдәме системасын үсте​рәчәкбез, авылларда медицина ярдә​мен камилләштерәчәкбез.

Универсиада мирасыннан нәти​җәле файдаланып, шәһәрләрдә, шулай ук авылларда яңа спорт корылмаларын төзүне дәвам иттерәчәкбез.

Республиканы комплекслы үстерү нәтиҗәсендә 2020 елга Татарстанда фараздагы уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җитәргә тиеш.

Тормышта үз урыныңны табу ысулы буларак, эшмәкәрлекне үстерү

Үзләренең муллыгын кайгыртып эшләү генә түгел, башкаларны да эшле итүче булдыклы кешеләр бу. Яңа оештырылган һәр предприятие, һәр яңа эш урыны безнең өчен бик кыйм​мәт.

Без технопарклар, бизнес-ин​ку​батор, индустриаль парклар үстерүне дәвам иттерәчәкбез. 2020 елга барлык муниципаль районнарда сәнә​гать мәйданчыклары һәм парклары булдырылачак.

Без икътисадый үсештә төп этәргеч көчләргә – бизнес лидерларына, инноваторларга, иҗади эш​ләүче сыйныфка ярдәм итәчәкбез.

Халыкара базарларда ихтыяҗ зур булган инновацион продуктлар җитештерүче компанияләрне аерым игътибар үзәгенә алачакбыз.

Икътисадта югары җитеш​терү​чәнлекле эш урыннары санын арттыру инновацияләрне гамәлгә кертүнең турыдан-туры нәтиҗәсенә әйләнәчәк – 2020 елга аларның саны 750 меңгә җитәчәк.

Үсешкә ирешү өчен без, һич​шик​сез, үзебезнең эшләребезгә тәнкыйть күзлегеннән карарга, резервларыбызны күрергә, фәнгә колак салырга тиешбез.

Без үзебезнең сафларга тарафдарлар – икътисад һәм социаль үсеш өлкәсендә танылган экспертларны җәлеп иттек. “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икъ​тисадый үсеш стратегиясе” –җәмәгатьчелек тарафыннан тикше​рел​гән һәм төп максатларыбыз билгеләнгән документ.

Без “Стратегия – 2030”да килә​чәгебезне күзаллау гына түгел, аны формалаштырабыз да. Документта дөньякүләм трендлар, төбәкнең үзен​чәлекләре, аның тиңдәшсез тарихи-мәдәни мирасы исәпкә алынган.

Стратегия – 2030 – үсешкә, уңышка ирешүгә таба кыю, әмма чынбарлыкка ашардай адым.

***

Илебезне тотрыклы үстерү, гомумгражданлык мәнфәгатьләрен яклау, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук илебез лидеры – Россия Президенты Владимир Путин тоткан юнәлешне хуплау – «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең төп позициясе әнә шул.

“Бердәм Россия” партиясе үзе​нең гражданлык һәм ватан​пәрвәрлек бурычын Рөстәм Нургали улы Миң​неханов рәислегендә программ бурычларны хәл кылуда күрә. Чөнки бу – Татарстан Республикасында һәрбер авыл җирлегендә, һәрбер шәһәрдә, һәрбер районда яшәүче​ләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге.

Безнең таянырлык терәгебез бар. Безнең өстенлекләр:

Ÿ стратегик яктан мөһим пред​прия​тиеләрне саклау һәм үстерү, зур теләк белән Татарстанга эшләргә килүче инвесторларга ихтирам нәтиҗәсендә булдырылган куәтле икътисадый база;

Ÿ даими рәвештә белемнәрен үс​терүче, алардан иң югары дәрәҗәдә файдалануга омтылучы көчле, тәҗрибәле кадрлар;

Ÿ дәвамчанлыкны, нәтиҗәгә омтылыш һәм кабул ителгән карарларга җаваплылыкны нигез итеп алган бердәм хакимият;

Ÿ күп гасырлык традицияләргә ия булган милләтара һәм конфессияара татулык.

Бүген Татарстан мөмкинлекләр җирлеген гәүдәләндерә.

Без киләчәгебезне

барыбыз бергә төзибез!

Без Булдырабыз! Без Бергә!

Новости
    файлы для загрузки
    (45)